Район башлыгы исеменнән юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды. Юбилярны шулай ук Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова һәм ветераннар советы рәисе Нина Стерякова котлады.
Александра Михайловна озак еллар колхозда эшли, башта бригадада, аннары 22 ел сыер савучы булып эшли. Ире Геннадий белән бергә ул җиде бала тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта улы һәм аның гаиләсе белән яши. Бәхетле әбинең 10 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.