Һөнәре буенча иң яхшы "һөнәри осталык конкурсы"

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

16-17 ноябрьдә Казанда Агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе"тарафыннан оештырылган «авыл яшьләре» программасын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, шулай ук тармак хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатларында оештырылды. Ярышларда республиканың 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнашты, аларның эш стажы конкурс шартларына туры килә торган югары яки урта һөнәри белемгә ия булдылар. Конкурста катнашучылар 9 номинация буенча ярышты: агроном, бухгалтер-икътисадчы, механизатор, ветеринария табибы, машина белән сыер саву операторы, зоотехник, терлекче-бозау караучы һәм инженер-механик.

Безнең авыл җирлегеннән Татьяна Дементьева "терлекләр үрчетү технологы" номинациясендә һәм Юлия Борисова "машина белән сыер саву операторы"номинациясендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International