Ульянково авылында 2019 елга үзара салым буенча җирле референдум үткәрү мәсьәләсе буенча гражданнар җыены узды. Җыенда 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм анда катнашучыларга җирле референдум үткәрү датасы, гражданнарның үзара салым күләме һәм бу акчага башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат җиткерелде.
Шулай ук торак пунктларны төзекләндерү, салымнар җыю, чиркәү төзүнең барышы һәм башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.