Ульяновка мәдәният йортында клуб методисты һәм авыл китапханәчесе тарафыннан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган ял кичәсе үткәрелде. Бәйрәмдә котлаулар, җырлар яңгырады. "Көз" киемнәрендә бәйрәмгә Ольга Сяплина килде, аның башкаруында шигырьләр яңгырады. Кичә уеннар һәм биюләр белән дәвам итте.