Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр декадасына багышланган район пенсионерлар Спартакиадасы узды. Ярышлар программасына шахмат, шашка, теннис, йөзү керде. Безнең авыл җирлеге исеменнән: Корсаков Николай Максим улы (шашка), Кирилова Зинаида Алексеевна (шашка), Стерякова Евгения Олег кызы (йөзү), Стерякова Нина Александровна (теннис) катнаштылар. Шашка буенча 1 нче урынны Николай Корсаков, йөзү буенча 2 нче урынны Евгений Стерякова алды. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез һәм сезгә нык сәламәтлек һәм алга таба да уңышлар телибез.