Яңа йорт төзелеше

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

        Авыл җирлегендә яшәүчеләр һәм хезмәт итүчеләр өчен Русия Хөкүмәте карары белән расланган “2020 елга кадәр  авылларның тотрыклы үсеше” дигән федераль максатлы программа безнең районда да уңышлы тормышка ашырылып килә. 

          Бүгенге көнгә бу программа кысаларында субсидия алу өчен «Гражданнар» категориясендә районнан 3 гаилә, «Яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр» категориясендә 6 гаилә сайланып алынды.

         30 июль көнне,  район  башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гаиләләргә  сертификатлар тапшырды һәм аларны тәбрикләде.

         Район башлыгы  социаль субсидия”гә ия булучыларны авыл җирендә тырышып эшләргә, корган гаиләләре белән башкаларга матур үрнәк булып яшәргә һәм югары уңышларга ирешергә  дигән теләк белдерде. 

 «Гражданнар» категориясе буенча Мареевлар гаиләсе таныклык алды. Бүгенге көндә йорт түбә, тәрәзәләр һәм ишекләр өчен төзелгән, Эчке эшләр алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International