1 октябрь көнне Ульянково авылында үзенчәлекле бәйрәм, өлкәннәр хөрмәт көне билгеләп үтелде. Бу көн – өлкән буын кешеләренең йөрәк җылысы, эшкә бирелгән көче, яшь буын белән эш тәҗрибәсе өчен рәхмәт әйтү көне.
Ульянково мәктәбендә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашу узды. Кайбыч муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айзатуллова Р. Г., Ульянково авыл җирлеге башлыгы Ф. А. Сундурова, мәктәп директоры Челнокова Н., "Дубрва" Агрофирмасы " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры, 2 нче филиалы Сяплин А. Н. үзләренең котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Мәктәп укучылары, директор урынбасары Татьяна Развалова һәм сыйныф җитәкчеләре җитәкчелегендә, шулай ук авыл мәдәният йорты үзешчәннәре концерт әзерләделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.