ЯҢАЛЫКЛАР




29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Узган елда Татарстан Социаль фонды моңа кадәр пенсионер булмаган гражданнарга инвалидлык буенча 10 534 иминият һәм социаль пенсия билгеләде. Барлык түләүләр гариза кабул итмичә, проактив режимда, инвалидлар Федераль реестрыннан килә торган мәгълүматлар нигезендә  рәсмиләштерелде.

          

         Социаль фонд проактив режимда пенсия билгеләү турындагы карарны медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары буенча кабул итә. Инвалидлык билгеләнү турында мәгълүмат медик-социаль экспертиза органнары тарафыннан инвалидлар реестрына җибәрелә, шуннан соң Социаль фонд 5 эш көне дәвамында пенсия рәсмиләштерә. Гражданга шул ук вакытта дәүләт хезмәтләре порталы яки почта аша  түләү билгеләнү  турында хәбәр җибәрелә.

   

          Социаль фонд моңа кадәр билгеләгән түләүләр нинди ысул белән китерелгән булса, пенсия дә шул ысул белән киләчәк. Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр билгеләнмәгән булса, инвалидлык бирелгән кешегә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша,  Социаль фондның клиент хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп,  пенсия алу ысулын сайларга кирәк. Моны гражданин үзе яки аның законлы вәкиле эшли ала.

 

          "Пенсия билгеләүдән тыш, Социаль фонд проактив форматта инвалидлыгы булган гражданнарга билгеләнгән түләүләрне кабат исәпли һәм аларга социаль пособиеләр билгели.  Айлык акчалата түләүләр һәм социаль хезмәтләр җыелмасы- шундыйлардан. Соңгысы үз эченә дарулар һәм медицина эшләнмәләрен, шифаханәләргә юлламаны, шулай ук шәһәр яны электричкаларында бушлай йөрүне ала», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.

 

          Исегезгә төшерәбез, инвалидлык буенча пенсия инвалидлык алганчы пенсионер булмаган кешеләргә билгеләнә.  Пенсия алучы гражданинга инвалидлык бирелгән очракта элек билгеләнгән пенсиягә  автомат рәвештә айлык акчалата түләү өстәлә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар, "Блокададагы Ленинградта яшәүчегә" билгесе белән бүләкләнүчеләр һәм хәрби җәрәхәт нәтиҗәсендә инвалидка әверелгән гражданнар өчен федераль законнарда бер үк вакытта ике пенсия – инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе алу хокукы беркетелгән.

       

           Өстәмә мәгълүматны Социаль фондның 8 800 1-00000-1 бердәм контакт-үзәге телефоны номеры буенча алырга була. (шалтырату бушлай).

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru 

ЭШ РЕЖИМЫ:

Дүшәмбе...................................................... 08:00 - 17:00

Сишәмбе....................................................... 08:00 - 17:00

Чәршәмбе ...................................................... 08:00 - 17:00

Пәнҗешәмбе..................................................... 08:00 - 17:00

Җомга....................................................... 08:00 - 15:45

Шимбә................................................... Ял коне

Якшәмбе................................................... Ял коне.

Айның соңгы Шимбәсе ................... 09:00 - 12:00.

8-800-100-00-01

КОНСУЛЬТАЦИЯ ҺӘМ КАБУЛ ИТҮ ӨЧЕН ЯЗУ, ШАЛТЫРАТУ БУШЛАЙ Без һәрбер кешенең иминлеге турында кайгыртабыз дәүләтнең социаль сәясәтен, гражданнарның заманча технологияләр нигезендә социаль ярдәм чараларын алуның гадилеген һәм уңайлылыгын тәэмин итәбез

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БУЕНЧА СФР БҮЛЕКЧӘСЕ

420111, Казан шәһәре, Пушкин ур., 8


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

2023 елда Татарстанда  30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

 

         «Махсус социаль түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре медикларына, шулай ук ашыгыч ярдәм станцияләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренә бирелә. Белгечнең  категориясенә һәм оешма төренә карап,  түләү күләме 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы  буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

          

          Түләү Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларыннан Социаль фондка бюджетара трансфертлар сыйфатында   тапшырыла торган акчалардан финанслана. Акчалар медицина оешмалары мәгълүматлары нигезендә бирелә. Һәр ай йомгаклары буенча алар ярдәм алу хокукына ия хезмәткәрләрнең электрон реестрын формалаштыралар һәм бу мәгълүматны Социаль фонд бүлегенә тапшыралар. Социаль фонд түләүне  мәгълүмат кабул ителгәннән соң 7 эш көне дәвамында күчерә. Акчалар Социаль фондка шулай ук медицина оешмасы җибәргән счетларга күчерелә. Медицина хезмәткәрләренең үзләренә Социаль фондка мөрәҗәгать итәргә, гариза яки белешмәләр тапшырырга кирәкми.

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru 


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Россия  Социаль  фондының Татарстан Республикасы бүлеге хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә  түләүләр рәсмиләштерүдә ярдәм күрсәтәлә.

        Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Социаль фонд линиясе буенча кайбер түләүләр алуга хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә,  аларга  фонд хезмәткәрләре тарафыннан тиешле ярдәм күрсәтелә.

        2023 елда Татарстанның Социаль фонды һәм “Ватанны саклаучылар” фондының төбәк бүлеге арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. «Хезмәттәшлек кысаларында төбәк бүлеге белгечләре гражданнарга тиешле түләүләр һәм ташламалар турында консультацияләр бирәләр, хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Уртак эшнең мондый форматы мобилизацияләнгән, иреклеләр һәм аларның гаиләләренә дәүләт хезмәтләрен рәсмиләштерү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

       Социаль фонд сугышчыларның гаиләләренә аерым игътибар бирә. Әлеге категориягә караган гаиләләр чакырылыш буенча,  шул исәптән мобилизация буенча хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрнең балаларына ай саен бирелә торган пособие алуга хокуклы. Пособие бала туган көннән 3 яшькә җиткәнчегә кадәр,  баланың әтисе чакырылыш буенча хәрби хезмәт итә башлаган көннән исәпләнеп  билгеләнә. 2024 елда түләү күләме 16 698 сумга тигез. Вакытлыча хезмәткә чакырылган хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына 38 963 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре шулай ук бердәм пособиегә гариза бирә ала. Пособие билгеләгәндә,  мобилизацияләнгән ирнең керемнәре  исәпкә алынмый.

       Исегезгә төшерәбез, хәрби хезмәткә мобилизация буенча чакыру фактын раслый торган документлар мөрәҗәгать итүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә

 

тапшырыла. Пособие 6 айга билгеләнә. Шул вакыт узгач, гаилә яңадан гариза бирә ала.

       Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефон номеры буенча алырга була: (шалтырату бушлай).

 

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru     


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International