Бүген Ульянковка авыл җирлегендә бөтенроссия өмәсе узды. Бюджет өлкәсе хезмәткәрләре белән берлектә өмәгә авылыбызның актив кешеләре чыкты. Урамнар, шулай ук торак булмаган йортлар территорияләре чүп-чардан һәм коры үләннән чистартылган.